Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре ликвид булмаган агач җыештыру эшенә кереште

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

«Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре ликвид булмаган агач җыештыру эшенә кереште. «Быел, һава торышы җылы һәм кар аз яву сәбәпле, аварияле, корыган, зыян күргән агачларны шактый иртәрәк җыярга керештек, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Алексей Александров. – Хәзерге вакытта шәһәр яны урманчылыгының Иске Казан кишәрлеге территориясендә эшләр алып барыла, 5-6 кешелек 4 бригада җәлеп ителгән. Агачларның киселгән өлеше черемә өеменә салына».

Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда Шәһәр яны урманчылыгының урман фонды территориясендә 140 гектар мәйданда ликвид булмаган агач җыеп алыначак.

Белешмә өчен. Ликвидлы булмаган агач – черү, шулай ук янгыннар һәм башка төрле стихияле бәла-казалар нәтиҗәсендә техник сыйфатламаларын җуйганга күрә хуҗалык максатларында файдаланып булмый торган агач материалы. Ликвид булмаган агачларны җыештыру җил, давыл, кар, өслектә булган янгыннар һәм башка төрле хилафлыклар аркасында агачларга зыян килгән урыннарда ликвид булмаган агач материалы һәлак булган агачларның гомуми запасында 90 процент өлешен тәшкил иткән очракта башкарыла. Беренче чиратта, эшләр махсус сакланыла торган кишәрлекләрдә, рекреация зоналарында, урман паркларында, урманнарда, санитар-гигиена һәм савыктыру вазыйфаларын башкаручы, юл буйларындагы саклау полосаларында, мемориаль үсентеләрдә һәм башка аеруча кыйммәтле урман массивларында башкарыла. Башка максатчан билгеләнештәге җирләрдә һәм сакланыла торган урманнарның башка категорияләрендә ликвид булмаган агач материалын җыештыру зарарлы организмнар яки янгын чыгу куркынычы барлыкка килгән очракта башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International