Татарстанда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2020 елда урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. Чаралар комплексы кысаларында юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга зарури таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирелә, авыл җирлекләре башлыклары, урман кишәрлекләрен арендалаучылар белән очрашулар үткәрелә. Очрашу кысаларында республиканың дәүләт урман инспекторлары чарада катнашучыларга РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 18 августындагы 807 номерлы карары нигезендә урман янәшәсендәге территорияләрне коры үлән үсемлекләреннән, чүп-чардан, аунак агачлардан, кисентеләрдән һәм янучан башка материаллардан чистарту яки янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аерып алу таләпләренең гамәлгә керүе турында да искәртә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада урман фонды янындагы җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм җирләрдән файдаланучыларга 1,3 мең данә кисәтү бирелгән.

Татарстан урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чор 2020 елның 15 апрелендә башланыр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International