Кичә, 3 нче март көнне, Дрезден Техник университеты делегациясе (Германия Федератив Республикасы) Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров профессор Юрген Преч җитәкчелегендәге университет делегациясе белән очрашты. Министрлыкта узган очрашуда министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлык хезмәткәрләре, «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы – Көнчыгыш-Европа урманнарны сынау станциясе директоры вазыйфаларын башкаручы Федор Ильин, «Саба урманы» ҖЧҖ директоры Алексей Петров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Илгиз Зарипов, университет ягыннан: профессор Альбрехт Бемманн, Вольфрам Шайдинг, Владимир Петров, доктор Экхард Аух, Анна Моосманн һәм башкалар катнашты.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, очрашуны ачып, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Дрезденның Техник университеты белән хезмәттәшлек итүе 2013 елдан бирле алып барыла дип билгеләп үтте. Шушы вакыт эчендә «LesPlan» Татарстан Республикасында урман плантацияләре булдыру һәм куллану» һәм «OMSK» Татарстан Республикасында сабакчалы имәннең һәм вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын оптимальләштерү» дигән ике уртак фәнни-тикшеренү проекты уңышлы гына тормышка ашырылды.
«Бүген Татарстан Республикасында урман комплексына идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, тармакка инновацияләр һәм технологияләр кертү зарурилыгы билгеләнә, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – Безнең уртак яңа Татарстан-алман проекты уңышлы гамәлгә ашырылыр дип ышанам».
Профессор Юрген Преч җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм кыскача гына Дрезденның Техник Университеты тарихы турында сөйләп узды. Университет 1828 елда оештырылган һәм Германиядәге технологик югары уку йортларының иң борынгысы булып тора. «Сугыштан соң, 1946 нчы елда урман хуҗалыгы факультеты булдырыла, ул хәзер Халыкара урман хуҗалыгы һәм урман сәнәгате институты исемен йөртә, – диде ул. – Без тәҗрибә һәм фәнни эшләнмәләр белән алмашу өчен төрле илләрнең урман тармагы вәкилләре белән хезмәттәшлек итәргә тырышабыз».
«Усак утыртмаларында тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану» дигән яңа уртак «ASTAT» фәнни-тикшеренү проекты белән доктор Экхардт Аух таныштырды. Ул проектны тормышка ашыруның максатлары, бурычлары һәм этаплары турында сөйләде.
Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә усак утыртмаларының торышы турындагы доклад белән Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегенең әйдәп баручы консультанты Рамил Гыйльманов чыгыш ясады. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада усак утыртмаларының гомуми мәйданы 236 мең га тәшкил итә, агач запасы – 41,7 млн.куб.м. Шул ук вакытта өлгергән һәм картайган үсентеләрдә агач запасы 28 млн.куб.м. кадәр җитә. «Тоташ кисү күләмнәре кискен кимү нәтиҗәсендә өлгергән һәм картайган үсентеләр арта бара. Соңгы 15 елда аларның мәйданы 45,1 гектардан 122,6 мең гектарга кадәр җитте. Усакның төп авырулары – ялган усак трут гөмбәсе аркасында үзәктән черү һәм баллы гөмбә аркасында түмәрдән черү. Агачларның усак трут гөмбәсе белән тизләтелгән рәвештә зарарлануы 30-40 елдан башлана, шуның аркасында агачларның товарлылык дәрәҗәсе кискен кими», – дип өстәде Рамил Гыйльманов.
Алга таба «Усак утыртмаларында тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану» дигән «ASTAT» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар усак үсентеләрен үстерү, аларны карау, аларның продуктивлылыгын арттыру, усак эшкәртүне оештыру мөмкинлекләре буенча урман хуҗалыгы чаралары комплексын эшләү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Бүген Дрезден Техник университеты хезмәткәрләре шулай ук Алексеевск һәм Нурлат муниципаль районнарында да булачак, анда Биләр һәм Нурлат урманчылыклары урман фонды территориясендәге усак үсентеләре торышын бәяләячәкләр. Иртәгә, 5 нче мартта, университет вәкилләре Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән танышачак.