Дрезденның Техник университеты хезмәткәрләре Татарстандагы усак утыртмаларының торышын бәяләде

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Профессор Юрген Преч җитәкчелегендә Дрезден Техник университеты (Германия Федератив Республикасы) делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. Визит кысаларында университет хезмәткәрләре бүген Алексеевск һәм Нурлат муниципаль районнарында булды, анда республиканың урман фонды территориясендәге усак үсентеләренең торышын бәяләделәр. Делегацияне Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев һәм «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы Көнчыгыш-Европа урманнарны сынау станциясе директоры вазыйфаларын башкаручы Федор Ильин озата йөрде.

Алексеевск районында делегация вәкилләре Биләр урманчылыгының Багана кишәрлегенең 79 нчы кварталындагы усак үсентеләрне карап чыкты. Җитәкче-урманчы Рамил Нуруллин һәм «Биләр урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Александр Рузанов аңлатмалар бирде.

Нурлат районында Нурлат урманчылыгының 83, 84 һәм 92 кварталларындагы агачлар тикшерелде. Җитәкче-урманчы Рөстәм Галиев хәбәр иткәнчә, урманчылык территориясендә усак утыртмаларының гомуми мәйданы 32,2 мең га тәшкил итә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча университет хезмәткәрләре тарафыннан фәнни-тикшеренү эшләрен үткәрү өчен төрле дәрәҗәдә зарарланган усаклардан кисәкләр алынды.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк делегация белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров очрашкан иде. Очрашу барышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Дрезден Техник университетының «Усак утыртмаларында тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану» дигән «ASTAT» фәнни-тикшеренү проектын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.

Иртәгә, 5 март көнне, университет вәкилләре Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International