«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ учреждениеләрендә 2020 елгы урман культуралары сезонына әзерлек тулы көченә бара. Хәзерге вакытта учреждение хезмәткәрләре урман хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын ремонтлау белән мәшгуль.
Агымдагы елда Шәһәр яны урманчылыгының урман фонды территориясендә «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 25 га мәйданда урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү эшләре башкарылачак. Моннан тыш, 126,6 га мәйданда урман культураларын агротехник карау һәм тулыландыру һәм 21,6 га мәйданда орлык чәчү чаралары да гамәлгә ашырылачак.
«Эшләрне башкару өчен 110 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнде һәм 1,4 миллион стандарт утырту материалы үстерелде, – дип билгеләп үтте урман хуҗалыгы директоры Алексей Александров. – Бу сан төбәк проектын уңышлы гамәлгә ашыру өчен җитәрлек».