Татарстанда урман янгыннары станцияләренең 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлеге тикшерелә

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урман янгыннары станцияләренең 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлеге тикшерелә. Комиссия составында Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментының агач материалын исәпкә алу буенча федераль дәүләт урман күзәтчелеге һәм контроль бүлеге дәүләт инспекторы Марсель Йосыпов, Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров һ.бю бар.

Комиссия «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ,  «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ, «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ, шулай ук «Урман янгыннары үзәге» ДБУ карады инде. Тикшерү барышында урман янгыннары станцияләрен комплектлауга, техниканың һәм шәхси составның әзерлегенә аерым игътибар бирелде. Шулай ук урман янгыннарын сүндерү планнары һәм башка техник документлар да тикшерелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый тикшерүләр хәзерге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләре хезмәткәрләре тарафыннан да үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклауны, сүндерүне һәм кисәтүне тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасында II типтагы урман янгыннары станциясе һәм «Урман янгыннары үзәге» ДБУ каршындагы III типтагы 5 урман янгыннары станциясе эшли. II типтагы урман янгыннары станциясе – 229 төрле техника, III типтагы урман янгыннары станциясе 72 берәмлек махсус техника белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International