Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Арча муниципаль районында эш визиты белән булды. Анда ул «Арча урманчылыгы» ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ буенча «2019 елда эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту» темасына җыелыш үткәрде.
Җыелыш Үрнәк авылы мәдәният йорты базасында узды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Утырышта төп доклад белән җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин чыгыш ясады. «Бүгенге көндә Арча урманчылыгының урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 32,2 мең гектар тәшкил итә, шуның 30,6 мең гектары урман белән капланган. Урман фонды территориясендә төбәк әһәмиятендәге 3 табигать һәйкәле – «Казансу елгасының чишмә башы», «Җәнлек урманы», «Аю урманы» һәм «Балтач» дәүләт табигать тыюлыгының бер өлеше урнашкан, – дип сөйләде Шамил Хәйруллин.
Аның сүзләренә караганда, узган ел «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 80,5 га мәйданда урманнар торгызылган, урман культураларын агротехник карау – 800 га, 184 га мәйданда аларны тулыландыру эшләре башкарылган. 299 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 982,7 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелгән.
Санитар-савыктыру чаралары 122,2 га мәйданда башкарылган, шул исәптән ликвид булмаган агачлар 71 гектарда җыелган.
Шулай ук Шамил Хәйруллин контроль-күзәтчелек чаралары, табигатьне саклау акцияләре, 2020 елда урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек һ. б. турында да сөйләде.
Алга таба нотык белән «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ баш икътисадчысы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Надия Җиһаншина чыгыш ясады.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2019 елдагы эшенә уңай бәя бирде. «Намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте ул. – Агымдагы елга бурычлар арасында – республика территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру. Шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә контрольлекне көчәйтүегез турында да сорыйм».
Җыелыш ахырында урман тармагының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне министр Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды. «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллинга тапшырылды. Белгечләр шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары, Арча һәм Балтач муниципаль районнары башлыкларының Рәхмәт хатлары, «Арча урманчылыгы» ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ Мактау грамоталары белән дә бүләкләнде.