Профессор Юрген Преч җитәкчелегендә Дрезден Техник университеты (Германия Федератив Республикасы) делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. Эш сәфәре кысаларында университет хезмәткәрләре бүген Саба муниципаль районында булдылар. Объектларны караганда делегацияне Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев озата йөрде.
Килүгә делегация вәкилләре ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән танышты. Алар теплицаларны, орлыкларны чыныктыру һәм үстерү полигонын, аларны саклау өчен суыту корпусын һәм Үзәкнең башка бүлмәләрен карады. «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васил Гыйззәтуллин аңлатмалар биреп барды. Ул сөйләгәнчә, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге – Европада иң зур, автоматлаштырылган питомникларның берсе, анда ябык тамыр системалы утырту материалы үстерелә. Үзәкнең җитештерү куәте елына 12 млн. данә утырту материалы тәшкил итә.
Шулай ук университет хезмәткәрләре ТР «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ агач эшкәртү комбинатында, Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында, Чәй йортында һәм Урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар.
Исегезгә төшерәбез, Дрезден Техник университеты делегациясе Татарстанга 3 нче март көнне килде. Кичә, 4 нче март көнне, Министрлыкта «Усак утыртмаларында тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану» дигән «ASTAT» уртак фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча очрашу узды. Университет хезмәткәрләре шулай ук Алексеевск һәм Нурлат муниципаль районнарында да булдылар, анда Биләр һәм Нурлат урманчылыклары урман фонды территориясендәге усак үсентеләре торышын бәяләделәр.