«Яшь экологлар» экологик берләшмәсендә катнашучы балалар урман хуҗалыгы музее экспозициясе белән танышты

2020 елның 6 марты, җомга

Бүген Кайбыч муниципаль районы «Экология, мәдәният, мәгариф» муниципаль бюджет учреждениесенең «Яшь экологлар» экологик берләшмәсендә катнашучы балалар Министрлыкның урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.

Илгиз Зарипов укучыларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм хәзерге торышы, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эшчәнлеге юнәлешләре, Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше һәм башкалар турында сөйләде.

«Яшь экологлар» берләшмәсе 2010 елда оешкан. Аның составына 10-15 яшьлек укучылар керә, – дип сөйләде Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина. – Без әйләнә-тирә мохит торышын өйрәнәбез, экологик проблемаларны хәл итү юлларын эзлибез. Безнең үзебезнең экология сукмагы бар, шулай ук балалар урманга еш йөри, «Урман утырту көне», «Урман атнасы», «ЭКОяз», «Батарейка тапшыр – табигатьне сакла», «Парклар маршы» һ.б. акцияләрдә катнаша».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International