ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Илкүләм проектлар: Татарстан-2019» республика фотоконкурсы номинациясендә махсус призга лаек булды

2020 елның 6 марты, җомга

Бүген «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенеж Төбәк сәясәте советы президиумының илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәйтелгән утырышы узды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Утырышны ачып, республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны «Татарстанның бөтен территориясендә кешеләр тормышына бәйле киң даирә мәсьәләләрне хәл итү буенча» тиңдәшсез чара буларак бәяләде.

Аның фикеренчә, эшне системалы дәрәҗәдә җайга салу һәм файдалы нәтиҗәләргә ирешү өчен, партия структуралары, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән көчләрне берләштерүне дәвам иттерергә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен аларның җаваплылыгын арттырырга кирәк.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, узган ел Татарстанда илкүләм проектлар кысаларында 49 төбәк проекты гамәлгә ашырылган, финанслау 27,4 миллиард сум тәшкил иткән. 340 артык социаль һәм инфраструктура объекты – балалар бакчалары, мәктәпләр төзелгән һәм ремонтланган, диспансеризация үткәрү өчен күчмә медицина үзәкләре сатып алынган, ФАП урнаштыру, чистарту корылмаларын реконструкцияләү эше дәвам итә.

Быел республика 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашачак, алар кысаларында 50 төбәк проекты эшләячәк, финанслау 25,7 миллиард сум тәшкил итәчәк.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия җитәкчесе Татьяна Ларионова фикеренчә, илкүләм проектлар – төрле объектларны төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау гына түгел. Бу, беренче чиратта, илкүләм проектларның һәрберсе буенча максатчан күрсәткечләргә ирешү дә. Ул депутатларны конкрет максатчан күрсәткечләргә беркетү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Соңыннан илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү булды. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы «Экология» илкүләм проектын иң яхшы яктыртучы буларак «Илкүләм проектлар: Татарстан-2019» республика фотоконкурсының «Объективта – -тармактагы казаныш» номинациясендә махсус призга лаек булды. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровка бүләкне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.

 

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International