Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чара булып узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов залдагы хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек һәм иминлек теләде. «Хатын-кыз – ул, барыннан да элек, әни, ә әни безнең өчен иң изге кеше. Балаларыгыз, оныкларыгыз өчен куанып яшәсәгез иде. Алар да сезне сөендереп торсыннар», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында хатын-кызлар төрле өлкәләрдә актив эшли: мәгариф, мәдәният, медицина, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында фән һәм бизнес белән шөгыльләнәләр. «Сез башкарган эшләр – зур хезмәт. Без сезнең алда баш иябез. Гаиләләрегезгә тынычлык һәм татулык телибез», – дип өстәде ТР Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветеран хатын-кызларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды.
Минтимер Шәймиев үз чиратында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» конкурсының егерме елдан бирле үткәрелеп килүе турында искәртеп узды. Конкурсны оештыручы – «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы. Минтимер Шәймиев бәйгене оештыручыларга ел саен уздырыла торган матур бәйрәм өчен рәхмәт белдерде.
«Дәүләтнең иң зур байлыгы – хатын-кызлар. Без сезнең белән күп нәрсәгә сәләтле. Матур итеп эшләргә, өйрәнергә, балаларны тәрбияләргә һәм өлге булырга», – дип билгеләп үтте ул.
Быел бүләкләү өчен «Ел хатын-кызы» конкурсының махсус билгесе әзерләнгән. Минтимер Шәймиев конкурста җиңүчеләргә «Хатын-кыз – ана», «Минем язмышым – минем һөнәрем», «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият», «Хатын-кыз – галим», «Бизнес-леди» номинацияләрендә бүләкләр тапшырды.
Алдынгы хатын-кызлар арасында урман тармагы вәкиле – «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ урманнан файдалану буенча инженеры Рәисә Хәмзина да бар иде. Ул «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә җиңүче булды.
Рәисә Хәмзина 1971 елның 16 маенда Мамадыш районының Вахитов авылында туган. 1990 елда – Лубян урман хуҗалыгы техникумын, 1997 елда Мари дәүләт техник университетын тәмамлаган. Рәисә Хәмзинаның хезмәт юлы 1990 елда Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы бухгалтеры вазыйфасында башлана. Аннан Кызыл Йолдыз урманчылыгында өлкән бухгалтер, икътисадчы, баш икътисадчы, урман мастеры булып эшли. 2016 елдан башлап Рәисә Хәмзина урманнан файдалану буенча инженер булып эшли.
Коллегаларының сүзләренә караганда, Рәисә Хәмзина югары квалификацияле белгеч, җаваплы, актив, игътибарлы һәм игелекле кеше булып тора.
Күпьеллык хезмәте һәм урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен Рәисә Хәмзина Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мактау грамотасы (2003 ел), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2006 ел), Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау Грамотасы (2009 ел) һ.б. белән бүләкләнгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары файдаланылды