Казанда ябык тамыр системалы утырту материалы җитештерү мәсьәләләре буенча семинар узачак

2020 елның 10 марты, сишәмбе

2020 елның 24-26 март көннәрендә Казанда ябык тамыр системалы утырту материалын җитештерү мәсьәләләре буенча семинар узачак. Аны оештыручылар – «Урман хуҗалыгында җитәкче хезмәткәрләрнең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча Бөтенроссия институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль автоном учреждениесе һәм «Казан дәүләт аграр университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе.

Фикер алышына торган темалар арасында ‒ ябык тамыр системалы утырту материалын җитештерү мәсьәләләрендә урман законнарын үзгәртү, процессны норматив-документация белән тәэмин итү, теплица комплексларын проектлау һәм эксплуатацияләү үзенчәлекләре, теплица-питомник хуҗалыгын үстерүдә бизнес өлешен киңәйтү, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләүгә, эшкәртүгә, саклауга, транспортлауга, куллануга карата таләпләр, утырту материалын корткычлардан һәм авырулардан саклау ысуллары.

Семинарда катнашучыларга түгәрәк өстәлләр, чыгышлар, тематик дискуссияләр һәм Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге мәйданында күчмә дәресләр форматында фикер алышу тәкъдим ителә. dogovor@vipklh.ru электрон почтасы яки 8 (496) 532-89-09 телефоны буенча катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат алырга, шулай ук гариза юлларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International