Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларында язгы урман культуралары эшләренә әзерләнәләр

2020 елның 10 марты, сишәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә язгы урман культуралары эшләренә әзерләнәләр. Мәсәлән, хәзерге вакытта урман хуҗалыкларында урман хуҗалыгы техникасын һәм машина-трактор паркының урманнарны торгызу һәм үрчетү чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителә торган башка чараларын ремонтлау һәм техник яктан тәэмин итү эшләре бара. Шулай ук кирәкле урман-культура инвентаре да сатып алына.

Республиканың урман питомникларында урман культуралары эшләрен башкару өчен 33,2 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелгән һәм 13,6 тоннадан артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән.

Урман культуралары сезоны 20 апрельдә ачылыр дип көтелә. 2020 нче елда Татарстанда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында «Экология» илкүләм проекты кысаларында 4,8 мең га мәйданда урман торгызу эшләре башкару планлаштырыла. Мәсәлән, урман культуралары утырту – 2,2 мең га, табигый урман торгызу – 2,5 мең га, катнаш урман торгызу – 9 га һәм урманнарны калынайту буенча 102 га мәйданда эшләр башкарылачак.

Урман культураларын агротехник карау буенча эшләр 16 мең га мәйданда башкарылачак, аларны язгы һәм көзге чорда эстәп утырту – 4,5 мең га.

Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимүе белән урманнарны яңадан торгызу балансын 2024 елга 100% дәрәҗәсендә тәэмин итү. Әлеге максатка ирешү өчен 2 максатчан индикатор билгеләнгән: «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, процентларда» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн. сум». 2019 ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр 67,5% һәм 0 сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International