Бүген Министрлыкта урманчылыклардагы җитәкче-инженерлар өчен җир законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча өч көнлек онлайн-семинар эшли башлады. Чараны «Управление ЖКХ» мәгълүмат порталы» ҖЧҖ оештыра.
Онлайн-семинарның беренче көнендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Күчемсез мөлкәт департаментының дәүләт кадастр бәясен анализлау һәм методик тәэмин итү бүлеге референты Екатерина Морозова һәм Мәскәү өлкәсе Урман хуҗалыгы комитеты рәисе Иван Советников лекцияләр белән чыгыш ясады. Анда «Россия Федерациясе Җир кодексына һәм аерым закон актларына линияле объектларны урнаштыруны гадиләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 3 августындагы 341-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, сервитутны һәм гавами сервитутны рәсмиләштерү үзенчәлекләре, ысуллары һәм линияле объектларны төзү, үзгәртеп кору һәм файдалану өчен урманнардан файдалану кагыйдәләре каралды.
Быелның 12-13 март көннәрендә саклау зоналары һәм ачык сервитут билгеләү, линияле объект төзелеше буенча проект документлары составында башлангыч-рөхсәт документларына экспертиза үткәрү һ.б. мәсьәләләр яктыртылыр дип көтелә.