Кичә, 11 мартта, «Саба урманчылыгы» ДКУда урман осталары һәм участок урманчылары өчен өч көнлек квалификация күтәрү курслары башланды.
Лекцияләр белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ урманны саклау һәм яклау инженеры Зоя Мултанова чыгыш ясады. Айрат Әхмәров чарада катнашучыларга планлы һәм планнан тыш, документар һәм күчмә тикшерүләр уздыру, урманнарда контроль чаралары (патрульлек һәм планлы тикшерү, тикшеренү) уздыру үзенчәлекләре, кисәтү бирү, хокук бозулар турында актлар, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү, урман законнарын бозу аркасында урманнарга һәм аларда булган табигый объектларга китерелгән зыянны каплау күләмен билгеләү турында сөйләде.
Бүгенге уку кысаларында урманнарны янгыннардан, аларны корткычлардан һәм авырулардан саклау, урман культуралары утырту, урман хуҗалыгы чараларының нәтиҗәлелеген бәяләү, хезмәтне саклау, урман хуҗалыгында техник документларны алып бару һ.б. мәсьәләләр каралыр дип көтелә.