Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Чүпрәле һәм Тәтеш муниципаль районнарында булды

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Чүпрәле һәм Тәтеш муниципаль районнарында эш сәфәре белән булды.

Чүпрәле районында министр 2020 елда янгын чыгу хәтәре янаган чорга һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә Иске Чүпрәле шәһәре администрациясендә узды. Фикер алышуда муниципаль район башлыгы Марат Гафаров, «Буа урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Гатауллин, «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Сергей Кириллов, Чүпрәле урманчылыгының участок урманчысы Сәгыйть Мәхмүтов, район башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Утырыш барышында «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләрен башкару, яклагыч урман утыртмаларына нигез салу, юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга зарури таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтүләр бирү, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, 2020 елда табигать саклау акцияләрен үткәрү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәгә йомгак ясап, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә йөкләмәләр бирде. «Чүпрәле районы территориясенең урманнар белән каплану дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечтән күпкә түбән, шуңа күрә безнең алда әлеге күрсәткечне арттыру дигән стратегик бурыч тора», – диде ул.

Тәтеш районында министр «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ буенча «2019 елда эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту» темасына җыелыш уздырды. Җыелыш Тәтеш шәһәрендә администрация бинасында узды. Анда муниципаль район башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел урманчылык территориясендә 22 га мәйданда – урманнарны торгызу, 15 га – урманнарны үрчетү, 37 гектарда яклагыч урман утыртмалары утырту эшләре башкарылган.

Урман патологиясе тикшерү 1 мең га мәйданда үткәрелгән, санитар-савыктыру чаралары – 45 га, шуларның 30 га – ликвид булмаган агачлар җыеп алынган.

«Урманчылык квалификацияле кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән, хезмәткәрләрнең уртача эш стажы 10 ел, – дип билгеләп үтте Ранил Рәхмәтуллин. – Узган ел 6 хезмәткәр квалификация күтәрү курсларын узды».

Алга таба чарада урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов һәм урманнан файдалану буенча инженер Алексей Юдин докладлар белән чыгыш ясады. Рәис Хәлитов – товар продукциясе җитештерү, эшләр башкару, хезмәт күрсәтү, агач ташу, ә Алексей Юдин башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлегенә тукталды.

Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эш нәтиҗәләрен уңай бәяләде. «Быел темпны киметмәү мөһим, – дип ассызыклады министр. – Без, үз чиратыбызда, сезнең башлангычларыгызда һәрвакыт ярдәм итәргә әзер».

Җыелыш ахырында урман комплексының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ Кариле кишәрлегенең урман остасы Илһам Гәрәев, «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ урманчысы Виктор Сорокин, «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе белән тармак ветераны Ирфан Хәлитов бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International