«Җир Сәгате-2020» акциясенең төп темасы булып экологик активизм торачак

2020 елның 13 марты, җомга

28 нче март көнне ел саен үткәрелә торган «Җир Сәгате-2020»  акциясе булачак. Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) оештырган бу акция табигатькә һәм планета ресурсларына җаваплы караш кирәклегенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән. Чара җирле вакыт белән 20:30 сәгатьтә башлана.

Быелгы акциянең төп темасы булып экологик активизм торачак. Кампания «Һәркем булдыра ала!» дигән шигарь белән узачак һәм экологик активлыкның биш өлкәсенә нигезләнәчәк.

ЭКОагарту. Алга таба фикер алышып, эко-дәресләр һәм эко-лекцияләр үткәрү, эко-фильмнар күрсәтү.

Җаваплы куллану. Үз офисыңда, мәктәптә яки университетта чүп-чар һәм батарейкаларны аерым җыюны оештырырга, хезмәттәшләргә экологик сукмакның нәрсә икәнлеге турында сөйләргә һәм бер тапкыр кулланыла торган пластик эшләнмәләрдән баш тартырга, матур белдерүләр, искәрмәләр һ.б. тәкъдим итәргә мөмкин.

Законсыз кисүләргә каршы көрәш. Инициативалы төркемнәр аркасында Россиянең төрле почмакларында дистәләгән законсыз агач кисү очраклары ачыклана, шул ук вакытта йөзләгән гектар кыйммәтле урманнар саклап калына, мәгълүмат Рослесхозның кайнар линиясенә тапшырыла.

Тыюлыкларда һәм милли паркларда волонтерлык. Яшь волонтерга башта гади генә бурычлар йөкләнә: кул хезмәте белән сукмакларны һәм мәйданчыкларны төзекләндереп, зйдаманнар белән эшләргә, чүп-чар җыештырырга була. Ә махсус өйрәтүләр уздырганнан соң тәҗрибәле волонтерларны, әйтик, тыюлык территориясендә яшәүче хайваннар санын исәпкә алу, хәтта җәмәгать инспекторлары сыйфатында браконьерларга каршы рейдларга да җәлеп итәргә мөмкиннәр.

«Эко»-хәйрия чараларын оештыру. Бу мөстәкыйль рәвештә оештырылган кичке аш, экскурсия, концерт, гараж ярминкәсе яки туган көнгә бүләк урынына акчаны табигать файдасына күчерү тәкъдиме булырга мөмкин.

Экологик активлыкның төренең үзегезгә кайсысы яхшырак туры килүен аңлар, үзеңнең «эко-билгеләнеш»еңне ачыклау өчен Россия WWF Җир Сәгате  https://60.wwf.ru сайтында махсус тест узарга киңәш итә.

Моннан тыш, WWF #КАЖДЫЙМОЖЕТ шигаре белән тулы бер онлайн-марафон әзерләгән – март ае дәвамында чарада катнашучылар социаль челтәрләрдә ачык эко-вәгъдәләр ясый, эко-викторинада катнаша, иң яхшы эко-фильмнарның эксклюзив трансляциясен карый, шулай ук Җир Сәгатенең интерактив картасында үз шәһәрен билгеләп, «Җир Сәгатенең Башкаласы» исемен яулау мөмкинлеген арттыра алачак.

2019 елда «Җир Сәгате» акциясендә 188 ил һәм 2 млрд. артык кеше катнашкан, Россиядә акциягә 30 млн. якын россияле кушылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International