«Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесендә киләсе урман культуралары сезонына әзерлек эше дәвам итә. Хәзерге вакытта учреждение хезмәткәрләре урман хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын ремонтлау, урман үсемлекләре орлыкларын стратификацияләү, «кар каралту» буенча эшләр башкара, шулай ук яфраклы агач сапларын әзерләү белән мәшгуль.
«Саптан үрчетү – үсемлекләрне, агачларны һәм куакларны вегетатив үрчетүнең гади ысулы. Технология буенча, әзерләнгән сапларның озынлыгы 15-20 см (бер сапта кимендә 5 бөре) булырга тиеш. Сапның аскы өлеше 45 градуслы почмак ясап киселә, шуннан алар исәбен белү һәм утыртканда җайлы булсын өчен 20шәр данәле бәйләмнәр итеп бәйләнә. Шуннан соң саплар аларның тереклек итү сәләтен саклау һәм кышкы йокыдан уянмасын өчен кар өеменә күмелә, – дип сөйләде урман хуҗалыгының базис урман питомнигы башлыгы Ленар Касыймов. – Кар эреп беткәч саплар питомникның мәктәп бүлегенә утыртыла».
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә 42,5 мең данә яфраклы токым орлыгы әзерләнгән, шул исәптән Гибрид тополе-38 – 20 мең данә, Сукачев талы – 10 мең данә, сынучан тал – 5 мең данә.