«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә 2020 елда «Урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы» дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман үсемлекләре орлыклары партияләрен тикшерү эше дәвам итә.
Шулай итеп, ел башыннан бирле учреждениедә 265,5 кг гади нарат һәм Европа чыршысының яңа әзерләнгән орлыгының 22 партиясе һәм 232 кг күләмендә саклауда булган орлыкларның 15 партиясе тикшерелгән. Эш барышында яңа әзерләнгән орлыкларның 72%ы сыйфатның 1 нче классына, 2%ы – сыйфатның 2 нче классына, 26%ы сыйфатның 3 классына караганлыгы билгеле булган. 3 нче класска караган орлыклар озак саклана алмаганлыктан, филиал тарафыннан аларны беренче чиратта чәчү турында киңәшләр бирелгән.
Шулай ук әлеге вакыт эчендә учреждение хезмәткәрләре тарафыннан, иминият фондына салу өчен, орлыкларга тикшерү үткәрелгән һәм урман үсемлекләре орлыклары партияләреннән пробалар җыюны аккредитацияләү турында 2 таныклык бирелгән.