Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көненә багышланган чаралар башланды

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көненә багышланган чараларга старт бирелде. Шулай итеп, «Алабуга урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре ТР «Игелек планетасы» оешмасында тәрбияләнүч балалар белән очрашты. Очрашу барышында урманнарны торгызу буенча инженер Оксана Смирнова һәм урман остасы Зөфәр Сәитов катнашучыларга урман турында, аның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге турында сөйләде.

Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны яклау көне 21 нче март көнне билгеләп үтелә. Әлеге экологик бәйрәмнең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау проблемаларына җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте, аларның чын торышы, аларны саклау һәм торгызу буенча төп чаралар турында белемнәр тарату. 2020 елда Халыкара урманнар көненең төп темасы – «Урманнар һәм биотөрлелек».

Бәйрәм кысаларында тармак белгечләре республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә дәресләр, лекцияләр, презентацияләр, күргәзмәләр, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, мастер-класслар һәм башка чаралар үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International