Хәзерге вакытта Татарстанның урман питомникларында карны тизрәк эретеп бетерү һәм туфракта дымны саклап калу максатларында чәчү бүлекчәләре кишәрлекләренә көл сибү – «кар каралту» эшләре башкарыла.
Мәсәлән, Тәтеш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Тәтеш кишәрлегендәге питомник территориясендә шундый эшләрне башкарган. Барлыгы 1 гектар мәйданда 320 килограммнан артык көл кертелгән, эшләрдә 7 кеше катнашкан.
Татарстан Республикасының Аксубай урман хуҗалыгы белгечләре Ибраһим һәм Чабаксар кишәрлекләрендәге питомниклар территориясендә шундый эшләрне башкарган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге процедура шулай ук утырту материалын төрле авырулар белән йогышланудан саклый, шулай ук язгы кояш нурларында пешү куркынычын да киметә: «кар каралту» кояш яктысының чагылышын киметергә ярдәм итә.