2020 елның 21 мартында дөньяда Халыкара урманнар көнен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм уңаеннан, язгы каникуллар алдыннан Татарстанның урман тармагы белгечләре Халыкара урманнар көненә багышлап, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә чаралар үткәрде.
Мәсәлән, Азнакай урманчылыгының Сарман урманчысы Айрат Вахитов Сарман районының Сарман урта мәктәбендәге «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен «Урман һәм биотөрлелек» темасына лекция үткәрде. Ул укучыларга урман экосистемаларының төрләре, аларның төп характеристикалары һәм мөһим функцияләре турында сөйләде.
Шәһәр яны урманчылыгының Столбище урманчылыгы урман осталары Гүзәл Сабирова һәм Айрат Бикчәнтәев Лаеш районының «Усад прогимназиясе» МБУ булдылар. 3 нче сыйныф укучылары белән очрашу барышында урманнарның экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, табигатьне саклау эшчәнлеге юнәлешләре, урман профилендәге һөнәрләр һәм башкалар каралды. Шулай ук «Урман белгечләре» викторинасы оештырылды.
Кәләй урманчылыгының Иске Елан кишәрлегенең участок урманчысы Рәфис Шәрипов Халыкара урманнар көне уңаеннан – Әлмәт районының Күләкә урта мәктәбе укучылары өчен, Бөгелмә урманчылыгының урманнарны торгызу инженеры Нурфия Ибраһимова һәм урман остасы Алия Мөхәммәтханова – Бөгелмә районының 5 нче урта мәктәбе укучылары өчен, Лаеш урманчылыгы җитәкче-урманчысы урынбасары Фәнил Фазлыев Лаеш районының 3 нче номерлы Лаеш урта мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәрде.