Министрлыкның әйдәп баручы консультанты Рәзилә Слепченко «Табигатьне саклау һәм экология законнарын үтәүгә прокурор күзәтчелеген гамәлгә ашыру проблемалары» буенча түгәрәк өстәл эшендә катнашты

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлегенең әйдәп баручы консультанты Рәзилә Слепченко «Табигатьне саклау һәм экология законнарын үтәүгә прокурор күзәтчелеген гамәлгә ашыру проблемалары» темасы буенча түгәрәк өстәлдә доклад белән чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл өлкән ярдәмчеләрнең, шәһәр һәм район прокурорлары ярдәмчеләренең һәм аларга тиңләштерелгән экологик иминлек һәм икътисад өлкәсендә, Идел буе һәм Урал федераль округларында күзәтчелек алып бара торган, махсуслаштырылган прокуратура прокурорларының квалификациясен күтәрү курслары кысаларында оештырылган иде. Курслар Казан шәһәрендә «Россия Федерациясе прокуратурасы университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ Казан юридик институты (филиалы) базасында уза.

Рәзилә Слепченко чыгышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде. Ул урманнарда планлы һәм планнан тыш, документар һәм күчмә тикшерүләргә, патрульләүләргә, планлы (рейд) тикшерүләргә һәм тикшеренүләргә, Татарстан Республикасында агач материалын законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм чикләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшенә, шулай ук «Лесовоз», «Ель» ведомствоара оператив-профилактик чараларына да җентекләп тукталды.

Аерым алганда, Рәзилә Слепченко хәбәр иткәнчә, 2019 елда Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары 25 меңнән артык контроль-күзәтчелек чарасын уздырган, административ хокук бозулар турында 1 меңнән артык беркетмә төзелгән, административ җәза билгеләү турында гомуми 2,8 млн.сумлык 725 карар чыгарылган. «Иң күп административ штрафлар урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен, урманнардан файдалану кагыйдәләрен бозган һәм агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларын зарарлау очраклары өчен салынган», - дип билгеләде ул.

Түгәрәк өстәл кысаларында шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатьтән файдалану, хайваннар дөньясы, үсемлекләр дөньясы, махсус сакланыла торган табигать территорияләре һәм башкалар турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International