Россия Федерациясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе башланды

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 18 нче мартында Россия Федерациясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе старт алды. Сугыш вакытында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә агач утырту эше башланган беренче шәһәрләр Севастополь, Керчь, Симферополь, Феодосия, Волгоград, Новороссийск, Анапа һәм Грозный булды. Акция башланган көнне волонтерлар 136 мең үсенте утырткан.

Акцияне оештыручылар – «Волонтеры Победы» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциягә РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы кушылган.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агач утырту герой шәһәрләрдә, хәрби дан шәһәрләрендә, шәһәр паркларында, скверларда, аллеяларда һәм урман фонды территориясендә гамәлгә ашырылачак. Акциягә 25 меңнән артык волонтер, 1 500 урманчылык җәлеп ителәчәк. Бөтен ил буйлап һәм якын чит илләрдә барлыгы 10 000 участок әзерләнгән. Чара 22 июньдә тәмамланачак.

Кампаниядә һәркем катнаша ала. Моның өчен  садпамяти2020.рф рәсми сайтына керергә, төбәкне сайлап, агач утыртуның иң якын урыны күрсәтелгән ноктага басарга гына кирәк. Анда агач утырту көне, вакыты һәм элемтә өчен белешмәләр турында белергә мөмкин. Шулай ук сайтта теркәлеп, әлеге вакыйга турында гаиләгезгә искәртеп торачак электрон сертификатны алу өчен, үз агачыңны кемгә багышлап утыртуың турында сөйләү мөмкинлеге дә бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында акция апрель ахырында узачак. Фронттан өенә, туганнары һәм якын кешеләре янына әйләнеп кайтмаган 381,9 мең татарстанлының бөек батырлыгы хөрмәтенә 381,9 мең үсенте утыртыру күздә тотыла.

Акция турында өстәмә мәгълүматны 8 800 100 94 00 (Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының туры линиясе), 8 (843) 221-37-34 (ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге) телефоннары буенча алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International