Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Анда 2019 елда һәм 2020 елның беренче кварталында коррупциягә каршы сәясәт өлкәсендәге эш нәтиҗәләре каралды.
Утырышны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачып җибәрде һәм эш регламентын җиткерде.
Чарада Министрлыкның финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контрольлек бүлеге әйдәп баручы белгече Рөстәм Халиков, дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторының әйдәп баручы консультанты, коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова чыгыш ясады.
Үз чыгышында Рөстәм Халиков 2019 елда Министрлык карамагындагы учреждениеләр тарафыннан эчке финанс контролен һәм бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануга аудит үткәрү нәтиҗәләре турында сөйләде.
Эльвира Зыятдинова Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан 2019 елда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тапшырган коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турындагы белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре буенча әзерләнгән күзәтү һәм 2020 елның беренче кварталында Министрлыкта коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында хисап тотты. Аерым алганда ул Министрлыкта коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге эш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы карары белән расланган дәүләт программасына ярашлы нигездә гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итте.
«Программада күрсәтелгән төп бурычларның берсе – дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук иренең (хатынының) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны кабул итү һәм аларның дөреслеген, тулылыгын тикшерү, – дип билгеләп үтте Эльвира Зыятдинова. – Агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан чираттагы декларация кампаниясе башланды, ул 30 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә Министрлыкның 17 хезмәткәре һәм республиканың ведомство карамагындагы 9 оешма җитәкчесе мәгълүмат тапшырды».
«Беренче кварталда Министрлыкка түләүле башка эшчәнлек башкару турында 1 хәбәр килде. Хисап чорында министр адресына дәүләт граждан хезмәткәрләрендә мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү яки килеп чыгу мөмкинлеге турында мәгълүмат килмәде һәм хезмәткәрләргә карата тикшерүләр үткәрү өчен нигезләр булмады», – дип тә өстәде ул.
Утырышка Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул Министрлык хезмәткәрләренә ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген контрольдә тотуны көчәйтергә һәм 2020 елгы декларация кампаниясе кысаларында мәгълүмат тапшыруга аерым игътибар бирергә кушты.