ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюровның Халыкара урманнар көне белән котлавы

2020 елның 21 марты, шимбә

Хөрмәтле татарстанлылар, сезне чын күңелдән Халыкара урманнар көне белән котлыйм!

Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны яклау көне 21 нче март көнне билгеләп үтелә. Әлеге экологик бәйрәмнең төп максаты – җәмәгатьчелеккә урманнарның барлык төрләренең мөһимлеге турында җиткерү, кешеләрнең урманнарның экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру. 2020 елда Халыкара урманнар көне «Урманнар һәм биотөрлелек» темасына багышлана.

Урман – ул табигатьнең бәһасез бүләге, милли байлык һәм илебезнең экологик иминлек нигезе. Урманны һәм аның байлыкларын саклау Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтендәге иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу 2019 елда гамәлгә ашырыла башлаган «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында чагылыш тапты. 2024 елга без урманнарның кимү һәм торгызылу нисбәтен 100% дәрәҗәсендә тәэмин итәргә тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында әлеге максатка ирешү өчен барлык чаралар һәм ресурслар бар. Гарантия булып Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең матди-техник базасы һәм сыйфатлы утырту материалы гына түгел, ә урман профилендә югары квалификацияле белгечләр дә хезмәт итә, алар республикада 2,5 меңнән артык кеше исәпләнә. Аларның һөнәри осталыгы һәм үз эшләренә бирелгәнлеге аркасында, Татарстанда урманнарның санитария һәм урман патологиясе буенча уңай динамиканы саклап калына, шулай ук ел саен меңләгән гектар яңа урман үсентеләре утыртыла.

Әлбәттә, урман ресурсларын саклау, үрчетү, алардан сакчыл һәм рациональ файдалану – урман тармагы вәкилләренең генә бурычы түгел. «Урман утырту көне», «Урман атнасы», «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акцияләрендә актив катнашкан һәм уртак эшебезгә бәяләп бетергесез өлеш керткән өчен Татарстанда яшәүче һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.

Кадерле дуслар! Бу көнне сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм куелган максатларга ирешүдә уңышлар телим! Халыкара урманнар көне белән! Әйдәгез, урманнарны киләчәк буыннар өчен бергәләшеп саклыйк.

ТР урман хуҗалыгы министры           Р.Ә.Кузюров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International