Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының төп максаты – урманнарның кимү һәм яңартылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.
2019 елда республикада 2514 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды, шул исәптән 1770 га мәйданда ясалма урман торгызу эшләре үткәрелде, 36 га мәйданда урманнар катнаш торгызылды, 542 гектарда табигый урман торгызу һәм 166 гектарда урман үрчетү эшләре башкарылды.
«Шулай итеп, урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте 67,5% тәшкил итте, ягъни планның 108%ы», – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.
Төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре булып «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» һәм «Урман үсемлекләре утырту материалының күләме, мең данә» тора. 2019 ел дәвамында Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре тарафыннан 15,9 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы (планның 138%ы) әзерләнде һәм 33,2 млн. данә орлык (107%) үстерелде, шул исәптән ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә – ябык тамыр системасы белән 12 млн. кәлшә җитештерелде.
«2019 елда Татарстан урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чор 15 нче апрельдә башланды һәм 10 нчы октябрьдә тәмамланды, аның озынлыгы 179 көн тәшкил итте. Янгын куркынычы янаган чорда гомуми мәйданы 354,7 гектар булган башка категория җирләрендә 663 янгын очрагы теркәлде. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, аның ведомствосындагы учреждениеләр, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы Баш идарәсе, муниципаль районнарның башкарма хакимияте органнары белгечләренең, шулай ук үткәрелгән янгынга каршы чаралар нәтиҗәсендә төбәк проектының «Урман янгыннарыннан алынган зыян» дигән максатчан индикаторы 0 сум тәшкил итте», – дип билгеләде Илгизәр Зарипов.
2019 елда төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 121,6 млн. сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән техника сатып алуга – 83,7 млн.сум. Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы 15 берәмлек урман культуралары (АЛП-1 дигән 10 урман утырту агрегаты, КЛБ-1,7 дигән 3 урман буразналары культиваторы, ПКЛ-70Д дигән 2 сабан) һәм 26 берәмлек урман янгыннары техникасы (АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086)-5ВР дигән 11 янгын сүндерү автоцистернасы, АЦ-3,0-40 дигән 2 янгын автоцистернасы (Камаз-43502)-26ВР, ВТГ-100 дигән 2 бульдозер, «Беларус-82.1» базасында 4 универсаль урман янгыннары комплексы (УЛПК 4П), УАЗ2206 дигән автоцистернасы 3 данә вахта автомобиле, УАЗ-390945 дигән 4 данә кече урман патруле комплексы) белән тулыландырылды.
«Агымдагы елда проектны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 миллион сум күләмендә финанслау каралган, – диде Илгизәр Зарипов. – Хәзерге вакытта без 2020 елгы урман культуралары һәм янгын чыгу куркынычы янаган чорга актив әзерләнәбез».
Быел урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре 4785 га мәйданда башкарылыр дип көтелә. Ел дәвамында 30,9 млн. стандарт утырту материалы үстерү һәм 11455 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләү планлаштырыла. Урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чор 15 нче апрельдә башланачак. Янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек кысаларында 2020 елга «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнде һәм расланды, II һәм III типтагы барлык урман янгыннары станцияләре, республика урман хуҗалыклары каршындагы янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелде, авыл җирлекләре башлыклары, халык, арендаторлар, урман фонды янындагы җир кишәрлекләре хуҗалары белән күп кенә очрашулар үткәрелде.
Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаның бер өлеше – 46,4 млн. сум – урман хуҗалыгы һәм урман янгыннары техникасы сатып алуга тотылачак. Барлыгы 35 берәмлек техника сатып алу планлаштырыла.