Татарстан Республикасында «Парклар маршы» халыкара табигать саклау акциясе башланып китте Быел ул 25 нче мәртәбә уздырыла.
«Парклар маршы» – Россия Федерациясендә һәм якын илләрдә махсус сакланыла торган табигать территорияләренә ярдәм итүгә багышланган халыкара акция. Аның максаты – хакимиятне, массакүләм мәгълүмат чараларын, бизнесны һәм барлык җәмгыять игътибарын махсус сакланыла торган табигать территорияләре проблемаларына җәлеп итү, ярдәм итү, ватандашлар аңында табигатебез һәм мәдәни байлыгыбыз өчен горурлык хисе уяту.
«Парклар маршы – 2020» акциясе кысаларында ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты теләге булган һәркемне балалар өчен «Туган төбәк табигате» дигән рәсем сәнгате конкурсында һәм «Җирне чиста итеп саклыйк» дигән экологик десантлар бәйгесендә (махсус сакланыла торган территорияләрне, парклар, скверлар, аллеялар һ.б. территорияләрне җыештыру) катнашырга чакыра.
Конкурслар һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны http://ojm.tatarstan.ru/rus/ekologicheskoe-prosveshchenie.htm сайтында яки 8 (843) 211-68-62 телефоны буенча алырга мөмкин.