Бүген Министрлыкта Татарстанның 2019 елда «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ һәм «Әгерҗе урман хуҗалыгы» ДБУ эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов, урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Луиза Сибгатуллина, кишәрлекләрдәге урманчылар катнашты.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел урманчылык территориясендә 226,7 га мәйданда – урманнарны торгызу, 663 га – урман культураларын агротехник карау, 75 га урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылган. Төп урман хсаил итүче токымнардан 23 кг орлык әзерләнгән, 117,9 мең данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелгән.
Урман патологиясе буенча 1 мең га мәйданда тикшерү үткәрелгән, санитар-савыктыру чаралары 39,5 гектарда гамәлгә ашырылган, шуларның 21,6 гектарыннан ликвидлы булмаган агачлар җыеп алынган.
Докладны тыңлаганнан соң, Илгизәр Зарипов ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә стандарт утырту материалын үстерүгә аерым игътибар бирергә һәм урман законнары бозылуны ачыклау эшен контрольдә тотуны һәм кисәтү ясау эшен көчәйтергә кушты.
Министрның беренче урынбасары 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек мәсьәләләренә дә җентекләп тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, урман янгыннары килеп чыгуның төп сәбәпләре – урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм авыл хуҗалыгына бәйле яндырулар. «Урманнарда булган автомобиль һәм тимер юллар челтәре, югары вольтлы электр тапшыру линияләре, нефть-газ эшкәртү предприятиеләре, ял базалары һәм лагерьлар һәм халыкның күпләп килүе янгын чыгу хәтәрен барлыкка китерә. Казан, Чаллы, Алабуга, Зеленодольск, Әлмәт, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәр яны зоналарында куркыныч аеруча зур», – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.
Алга таба министрның беренче урынбасары урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, аларны бозган өчен җаваплылык һәм РФ Хөкүмәтенең «Территорияләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 18 августындагы 807 номерлы карары гамәлдә булуын искәртеп узды.
«Урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү эше урманнарны янгынга каршы тәртипкә китерү чараларын үз вакытында башкаруны, янгынга каршы пропаганда алып баруны һәм, шул исәптән урман кишәрлекләренә якын урыннарда да, төрле янып китү очраклары буенча оператив чара күрүне күздә тота. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында соңгы 9 ел дәвамында урман янгыннарына юл куелмады, – диде Илгизәр Зарипов. – Янгынга каршы кампаниянең уңышы башкарма һәм муниципаль хакимият органнарының, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең һәм башка оешмаларның урманнарны саклау мәсьәләләрен хәл итүдә җайга салынган эшенә һәм үзара хезмәттәшлегенә бәйле. Шул рәвешле, барлык структураларның максималь интеграция режимы безнең урманнарны һәм торак пунктларны янгыннардан саклауның гаранты булачак».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген Министрлыкта видеоконференция режимында республиканың Менделеевск һәм Питрәч районнары территориясендә янгын куркынычы һәм урман культуралары чорына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды. Фикер алышуда Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Абдуллин, Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин, Алабуга һәм Лаеш урманчылыклары җитәкче-урманчылары, шулай ук Алабуга, Лаеш һәм Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
«Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, табигатьне саклау акцияләрен үткәрү, урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.