Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек турында сөйләштеләр

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта республиканың Кама Тамагы һәм Балтач районнары территориясендә урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Киңәшмәдә Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Заһидуллин, Балтач муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин, «Арча урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Раушан Гайфетдинов һ.б. катнашты.

Киңәшмәне ачып, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чор 2020 елның 15 апрелендә башланачак, дип хәбәр итте. Янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек кысаларында 2020 елга «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнде һәм расланды, II һәм III типтагы барлык урман янгыннары станцияләре, республика урман хуҗалыклары каршындагы янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелде, урман фонды янындагы җир кишәрлекләре хуҗаларына һәм җирләрдән файдаланучыларга 1,5 мең кисәтү бирелгән.

Илгизәр Зарипов чарада катнашучылар өчен урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, аларны бозган өчен җаваплылык һәм РФ Хөкүмәтенең «Территорияләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 18 августындагы 807 номерлы карарының гамәлдә булуы хакында искәртеп узды. Әлеге норма нигезендә, кар катламы эреп беткән көннән башлап тотрыклы көзге яңгырлар чоры яки кар катламы барлыкка килгәнчегә кадәр урманга янәшә торган территорияләргә ия булган, алардан файдаланучы һәм (яки) алар белән эш итүче дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарәләр, учреждениеләр, оешмалар, башка юридик затлар, крестьян (фермер) хуҗалыклары, иҗтимагый берләшмәләр, шәхси эшкуарлар, вазыйфаи затлар, Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар урманнан кимендә 10 метр киңлектәге полосада аның коры үлән үсемлекләреннән, камыл калдыкларыннан, ауган агачлардан, кисенте калдыкларыннан, чүп-чардан һәм янучан башка материаллардан чистартылуын тәэмин итә яисә кимендә 0,5 метр киңлегендәге янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән яки янгынга каршы башка төрле киртә белән урманны аерып чыгара.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, үз чиратында, гражданнарга – 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр бу таләпне бозу янгынга каршы махсус режим яки гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында гамәлгә ашырылган булса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен – 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

«Янгынга каршы кампаниянең уңышы урманнарны саклау мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп ителә торган башкарма һәм муниципаль хакимият органнарының, предприятие, учреждениеләрнең һәм башка оешмаларның җайга салынган эшенә һәм үзара хезмәттәшлегенә бәйле. Фәкать барлык структураларның максималь интеграция режимы гына безнең урманнарны һәм торак пунктларны янгыннардан саклауның гаранты булачак», – диде Илгизәр Зарипов.

Киңәшмә ахырында башкарма комитетларның җитәкчеләре Ринат Заһидуллин һәм Айдар Хәйретдинов Кама Тамагы һәм Балтач муниципаль районнары территорияләрендәге урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек барышы турында хәбәр иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International