Татарстан халкы «Бөек Җиңү һәм «Яшел яз» экологик-ватанпәрвәрлек акциясендә катнаша ала

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан халкы «Бөек Җиңү һәм «Яшел яз»: үткәнебез белән горурланабыз һәм киләчәк алдында җаваплыбыз» экологик-ватанпәрвәрлек акциясендә катнаша ала. Әлеге чараны оештыручылар – В.И. Вернадский исемендәге фонд һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә Россиякүләм табигатьне саклау җәмгыяте.

Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм дан елында киләчәк буыннар өчен вакыт капсуласына  юлламалар җыю өчен уздырыла, әлеге юлламалар 2045 елның 9 маенда – Бөек Җиңүнең 100 еллыгын бәйрәм итү көнендә ачылачак. Аның максаты – тарихи хәтерне саклау өчен ватанпәрвәр һәм экологик җәмәгатьчелекне мобилизацияләү, киң җәмәгатьчелек игътибарын экологик проблемаларга һәм аларны чишүнең уңышлы практикаларына җәлеп итү, җәмәгать аңында планетаның барлык кешеләренең тырышлыгын берләштереп кенә глобаль экологик янауларга һәм хәтәрләргә каршы торырга мөмкин булуын аңлау.

Акция өч этапта үткәрелә:

– 1 нче этап (16.03-25.05.2020) – юлламалар җыю;

– 2 нче этап: (26.05-04.06.2020) – юлламалар формалаштыру, капсулага салу өчен әзерләү;

– 3 нче этап (05.06.2020 – Эколог көне) – капсуланы Россия Табигать министрлыгына саклау өчен тапшыру.

Юлламалар эчтәлегенең түбәндәге темалары хуплана: 2045 елга экологик проблемаларны хәл итү турында өмет-ышаныч, 2045 елга тотрыклы үсеш максатларына ирешүдә ышаныч, 2045 елга табигать белән гармониядә яшәүче җәмгыятьне формалаштыру, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы турында хәтер саклау, планетада дөньяны кешелекнең уңышлы үсеше өчен шартларның берсе буларак саклау нәсыйхәтләре һ.б.

«Бөек Җиңү һәм «Яшел яз»: үткәнебез белән горурланабыз һәм киләчәк алдында җаваплыбыз» экологик-ватанпәрвәрлек акциясе турында тулырак мәгълүматларны монда белергә була: http://voop-rf.ru/velikaya-pobeda.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International