Ел башыннан бирле республика урман хуҗалыкларында 222 кг ылыслы токым орлыгы әзерләнгән

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

2020 ел башыннан бирле Татарстан Республикасындагы урман хуҗалыклары белгечләре 222 кг ылыслы токым орлыгы әзерләгән. Аларның 146,3 кг – нарат, 70,2 кг – чыршы, 5,5 кг – карагай.

Орлык әзерләү буенча лидерлар арасында – Кызыл Йолдыз, Мамадыш һәм Зеленодольск урман хуҗалыклары бар.

Исегезгә төшерик, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Бу максатларга 2020 елда федераль бюджеттан 7,9 млн.сум акча бүлеп бирелде. Проект нигезендә, агымдагы елда 11455 кг орлык әзерләнәчәк. Орлыкларның төп өлеше агымдагы елның икенче яртыеллыгында җыелачак.

Белешмә өчен. 2019 ел дәвамында Татарстан Республикасы урман тармагы белгечләре тарафыннан 15952 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы (планның 138%) әзерләнгән, шул исәптән 1118 кг – ылыслы токым һәм 1326 кг – яхшыртылган нәсел үзлекләре белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International