«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында 812 меңнән артык үсенте утыртылган

2020 елның 27 марты, җомга

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында 812,7 мең үсенте утыртылган. Агач утырту эшләре Кырым, Әстерхан, Белгород, Ростов өлкәләрендә, Ставрополь краенда, Дагестанда, Ингушетиядә, Карачай-Черкесиядә, Таҗикстанда, Непалада һ.б. шәһәрләрдә гамәлгә ашырылган.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче март көнне башланып китте һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды.

Акция барышында Россия һәм БДБ илләре территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 млн. кеше хөрмәтенә 27 млн. агач утыртылачак.

Акциядә катнашу өчен рәсми сайтка садпамяти2020.рф керергә, төбәкне сайларга һәм иң якын агач утырту ноктасына басарга кирәк. Анда агач утырту көнен, вакытын белешергә һәм элемтә мәгълүматларын алырга була. Шулай ук сайтта теркәлеп, үз агачыңны кемгә багышлавың турында сөйләү мөмкинлеге бар. Шул рәвешле алынган электрон сертификат сезнең гаиләгезгә әлеге вакыйга турында искәртеп торачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында акция апрель ахырында узачак. Фронттан өенә әйләнеп кайтмаган 381,9 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 381,9 мең үсенте утырту планлаштырыла.

Акция турында өстәмә мәгълүматны 8 800 100 94 00 (Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының туры линиясе), 8 (843) 221-37-34 (ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге) телефоннары аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International