2020 елның икенче кварталында Татарстанда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы башкарылачак

2020 елның 27 марты, җомга

2020 елның икенче кварталында Татарстан Республикасында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарылачак. Чаралар Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләрен башкаруга дәүләт йөкләмәсе нигезендә үткәреләчәк.

Шулай итеп, быел янгынга каршы 2395 км яңа минераллаштырылган полосалар булдырылачак һәм 4807 км озынлыктагы минераллаштырылган полосаларны карап чыгачаклар. Шулай ук 111 км озынлыктагы янгынга каршы юллар төзү һәм 426,5 км озынлыкта аларны үзгәртеп кору эшләре башкарылачак.­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­ Моннан тыш, урманнарга килә торган гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгы тематикасына мәгълүмат стендлары, аншлаглар һәм щитлар урнаштыру планлаштырылган.

«Урманнарны янгыннардан саклау безнең эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чор инде киләсе айда башланачак. Узган еллардагы кебек үк, бу чорны гадәттән тыш хәлләрдән имин генә үткәреп җибәрү өчен без хәлдән килгәннең барысын да эшләячәкбез», – дип билгеләп үтте Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторының әйдәүче консультанты Алмаз Фәйзрахманов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International