ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы татарстанлыларны эшләми торган атнада өйдә калырга чакыра

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы татарстанлыларны Россия Президенты тарафыннан эшләми торган көннәр дип игълан ителгән бу атнада өйдә калырга, үз-үзеңне, туганнарыңны һәм якыннарыңны – коронавирус йогышыннан, ә табигатьне урман янгыннарыннан сакларга чакыра.

Статистика мәгълүматларына караганда, урман янгыннарының 90%ы кеше гаебе белән ‒ сүндерелмәгән учак, ташланган шырпы, сүндерелмәгән тәмәке төпчекләре аркасында килеп чыга. Бу хәл, барыннан бигрәк, ял көннәрендә, пикник уздырылган, гөмбә һәм җиләк-җимеш җыелган урыннарда барлыкка килә. Әгәр урманга барырга уйлагансыз икән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында онытмаска кирәк.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, урманнарда түбәндәгеләр тыела:

1) ылыслы яшь урманнарда, янгын булып узган, зыян салынган урын кишәрлекләрендә, торфлыкларда, агачлар киселгән (диләнкеләрдә), агач кисү калдыкларыннан һәм әзерләнгән үзагачтан чистартылмаган урыннарда, үләне корыган урыннарда, шулай ук агачларның ябалдашлары астында учак ягу;

2) янып торган шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсеннән көл, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һ.б.) ташлау;

3) ау вакытында ягулык яисә пыскып торучы материаллардан бөкеләр куллану;

4) бензин, керосин яисә башка ягулык матдәләре сеңгән материалларны (кәгазь, тукыма, пәҗи, мамык һ.б.) шуның өчен махсус каралмаган урыннарда калдыру;

5) двигатель эшләп торганда эчке янулы двигательләр бакларына ягулык салу, туклану системасы төзек булмаган двигательле машиналардан файдалану, шулай ук ягулык салына торган машиналар янәшәсендә тәмәке тарту яисә ачык уттан файдалану;

6) урманнарны көнкүреш, төзелеш һәм башка төр калдыклар белән чүпләү.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр бу таләпне бозу янгынга каршы махсус режим яки гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында гамәлгә ашырылган булса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен – 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International