Татарстанда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эшләре тәмамланды

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эшләре тәмамланды. Ул 2020 елның 6 нчы апрелендә башланачак.

Янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек кысаларында 2020 елга «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнгән һәм расланган, II һәм III типтагы барлык урман янгыннарын сүндерү станцияләре, республика урман хуҗалыклары каршындагы янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелгән, авыл җирлекләре башлыклары, халык, арендаторлар, урман фонды янындагы җир кишәрлекләре хуҗалары белән күп кенә очрашулар үткәрелгән. Шулай ук юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга юл куймау турында 1,5 мең данә кисәтү бирелгән.

Хәзерге вакытта урманда янгын куркынычсызлыгын II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ каршындагы урман янгыннарын сүндерү буенча III типтагы 5 станция тәэмин итә. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты ярдәмендә 2019 елда «Экология» илкүләм проекты кысаларында Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы 26 берәмлек янгын сүндерү техникасы белән тулыландырылган. Быел төбәк проекты буенча 12 берәмлек урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм җиһазлары (болар 9 берәмлек АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы, 1 берәмлек УАЗ-390945 кече урман-патруль комплексы, 2 берәмлек югары басымлы янгынга каршы җиһаз) сатып алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International