Татарстан Республикасы урман тармагы ветераннары: Фәхриев Хәйретдин Корбангали улы

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урман тармагы ветераннары» дигән яңа рубрика башлап җибәрә. Анда без Татарстан Республикасы урман комплексын үстерүгә өлеш керткән, үз гомерләрен авыр, әмма игелекле хезмәткә багышлаган кешеләр – республика урманнарын урман янгыннарыннан, законсыз кисүләрдән саклаган, урманнарны торгызу эшләрен алып барган һәм урман фондын рациональ һәм тиешенчә файдалануны тәэмин иткән кешеләр турында сөйләячәкбез.

Бүгенге сәхифәбезнең герое – Фәхриев Хәйретдин Корбангали улы, 40 ел буе Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында эшләгән.

Хәйретдин Фәхриев 1936 елның 24 нче апрелендә Балык Бистәсе муниципаль районының Котлы Бөкәш авылында туа. «Миңа Бөек Ватан сугышы башланганда 5 яшь иде, – дип искә ала урман тармагы ветераны. – Гаиләдә 7 бала идек: 4 абый, 2 апа һәм мин, иң төпчеге. Әти белән абыйлар сугышка китте. Бу бик авыр вакытлар булды, ашарга юк иде».

Сугыш тәмамланганнан соң Хәйретдин Фәхриев урта мәктәпкә бара. Дүрт сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый. «Төрле йөкләмәләрне үтәргә туры килде, нигездә, кырда эшләдек. Ул вакытта эшче куллар җитми иде, – ди ул. – 20 яшьтә армиягә киттем».

Хезмәт итеп кайткач, 1958 елда Хәйретдин Фәхриев Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында пилорамда эшли башлый. Булачак тормыш иптәше Хәләмгөл белән таныша, өйләнешеп, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында Хәйретдин Фәхриев 40 ел хезмәт куя. Фидакарь хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен ул берничә тапкыр урман хуҗалыгы мактау грамоталары белән бүләкләнә, «1974 елгы социалистик ярыш җиңүчесе» билгесенә лаек була.

 

Фотода: Фәхриев Хәйретдин Корбангали улы Лубян урман-техника көллиятенең 3 нче курс студенты, оныгы Рифат белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International