2020 елның 6 нчы апреленнән башлап Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чор гамәлгә керде.
Исегезгә төшерәбез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, урманнарда түбәндәгеләр тыела:
1) ылыслы яшь урманнарда, янгын булып узган, зыян салынган урын кишәрлекләрендә, торфлыкларда, агачлар киселгән (диләнкеләрдә), агач кисү калдыкларыннан һәм әзерләнгән үзагачтан чистартылмаган урыннарда, үләне корыган урыннарда, шулай ук агачларның ябалдашлары астында учак ягу;
2) янып торган шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсеннән көл, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һәм башкалар) ташлау;
3) ау вакытында ягулык яисә пыскып торучы материаллардан тыккычлар куллану;
4) бензин, керосин яисә башка ягулык матдәләре сеңгән материалларны (кәгазь, тукыма, пәҗи, мамык һәм башкалар) шуның өчен махсус каралмаган урыннарда калдыру;
5) двигатель эшләп торганда эчке янулы двигательләр бакларына ягулык салу, туклану системасы төзек булмаган двигательле машиналардан файдалану, шулай ук ягулык салына торган машиналар янәшәсендә тәмәке тарту яисә ачык уттан файдалану;
6) урманнарны көнкүреш, төзелеш һәм бүтән төрле калдыклар белән чүпләү.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 1 нче апрелендәге 242 номерлы карары нигезендә 2020 елның 10 нчы апреленнән башлап 17 нче маена кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим билгеләнә.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда корыган үләнне һәм чүп-чарны яндыру, ачык учакта (мангалда, учакларда) азык әзерләү һәм торак пунктлары территорияләрендә, урман янгыннары хәтәре янаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре, балалалар өчен ял һәм аларны савыктыру оешмалары, икътисад объектлары, урман кишәрлекләре белән янәшә торучы савыктыру оешмалары, шулай ук урман паркы зоналарында, торфлы участокларда һәм урман биләмәләре белән чиктәш булган ачык территорияләрдә 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр бу таләпне бозу янгынга каршы махсус режим яки гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында гамәлгә ашырылган булса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Билгеләп узарга кирәк, 90% очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора. Урманда янгын чыгу очрагына тап булсагыз, бу хакта кичекмәстән 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итегез.