Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урман тармагы ветераннары» рубрикасы дәвам итә. Бүген аның герое – Әгерҗе урман хуҗалыгында 45 елдан артык эшләгән Тихомирова Фаина Павловна.
Фаина Тихомирова 1933 елның 1 нче февралендә туа. Идел буе урман-техника институтын тәмамлаганнан соң, 1956 елда Шаршады урманчылыгында урманчы ярдәмчесе булып эшли башлый. 1957 елда урман хуҗалыгы инженеры, 1963 елда Әгерҗе урман хуҗалыгы бүлегенең өлкән инженеры итеп билгеләнә. Фаина Тихомирова республиканың урман хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертә, урман хуҗалыгын алып баруның прогрессив ысулларын, шул исәптән эзлекле һәм сайланма кисүләрне кертү процессында катнаша.
Хәзерге вакытта урман тармагы ветераны Әгерҗе шәһәрендә туганнары һәм якыннары белән яши.
Фаина Тихомирова фидакарь хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен «РСФСР урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен», «СССР дәүләт урман хуҗалыгында хезмәт итүгә XXX ел» билгеләре белән бүләкләнгән, «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә лаек булган.