Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлеген тикшерде. Ул II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясе белән танышты һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үтәлешен карады. Аңлатмаларны урман хуҗалыгы директоры Алмаз Әхмәтов бирде.
Аерым алганда, Алмаз Әхмәтов быел урманчылык территориясендә 400 км янгынга каршы яңа минераллаштырылган полосалар булдырылачагы һәм булганнары – гомуми озынлыгы 519 км озынлыгында карап чыгылачагы турында сөйләде. Моннан тыш, янгынга каршы билгеләнештәге юллар төзү, аларны үзгәртеп кору, урманнарга килә торган гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, мәгълүмат стендлары, аншлаглар һәм янгынга каршы тематикага щитлар урнаштыру һ.б. эшләр дә башкарылачак.
Шулай ук эш визиты барышында министр урынбасары Рәис Гомәров «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомнигын да карады. Урман культуралары сезоны кысаларында урман хуҗалыгы белгечләре 19 га мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкарырга, 260 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләргә һәм 330 мең данә стандарт утырту материалы үстерергә планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә карамастан, «Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында» 2020 елның 2 апрелендәге 239 номерлы РФ Президенты указының 4 пункты нигезендә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең бер өлеше федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру, 2020 елгы урман культуралары сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшләрне дәвам иттерә.