2020 елда Татарстанда 1,9 мең га мәйданда яклагыч урман үсемлекләре утыртылачак

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

2020 елда Татарстанда 1895 га мәйданда яклагыч урман үсентеләре утыртылачак. Шулардан яр-сыза утыртмалары – 1856 гектарда, кыр саклаучы урман үсемлекләре 39 гектарда утыртылачак. Эшләр «2014-2024 елларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» программасының «Урманнарны яңадан торгызу» ярдәмче программасы кысаларында башкарылачак.

Шулай ук быел 84 га мәйданда элегрәк утыртылган яклагыч урман утыртмалары арасында сайланма рәвештә санитар кисүләр үткәрү дә планлаштырылган.

Татарстан Республикасында урман культуралары сезоны 10 нчы апрельдә ачылыр дип көтелә.

Мәгълүмат өчен. Бүгенге көндә республикада барлык яклагыч урман утыртмаларының гомуми мәйданы 145 мең гектар тәшкил итә. Соңгы 10 елда мондый үсентеләр 21,2 мең га мәйданда утыртылды, шул исәптән 5 ел эчендә – 10,7 мең га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International