Республика урман хуҗалыкларына «Экология» илкүләм проекты кысаларында сатып алынган урман янгыннарын сүндерү техникасы тапшырылды

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Бүген Биектау авылындагы «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең урман янгыннарын сүндерү станциясе базасында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында сатып алынган техниканы республика урман хуҗалыкларына тапшырдылар. Министрлык карамагындагы учреждениеләргә барлыгы 6 данә АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы тапшырылды. Яңа техниканы Әлмәт, Арча, Болгар, Зәй, Кама һәм Мамадыш урман хуҗалыклары алды.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан – 197,7 млн.сум, шул исәптән урман хуҗалыгы, урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм җиһазлары сатып алуга 46,4 млн. сум акча юнәлдереләчәк. Барлыгы 35 берәмлек техника (9 берәмлек АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы, 1 данә УАЗ-390945 кече урман патруле комплексы, 2  данә югары басымлы янгын сүндерү җайланмасы, 8 данә АЛП-1 агач утырту агрегаты, 8 данә КЛБ-1,7 культиваторы һәм 7 данә ПКЛ-70 сабаны) сатып алыначак.

Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән. Узган ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр 67,5% һәм 0 сум тәшкил итә.

2020 елда төбәк проекты кысаларында урманнарны торгызу эшләре 4785 га мәйданда башкарылачак, шул исәптән 2193 гектарда – ясалма урман торгызу, 2480 гектарда – табигый урман торгызу, 9 гектарда – катнаш урман торгызу, 103 гектарда – урманнарны калынайту. Шулай ук ел дәвамында 30,9 млн. данә стандарт утырту материалы үстерү һәм 11455 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International