Министр урынбасары Рәис Гомәров Идел буе урман хуҗалыгының 2020 елгы урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлеген тикшерде

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Югары Ослан районында булды. Анда ул «Идел буе урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең 2020 елгы урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлеген тикшерде.

Аерым алганда, Рәис Гомәров урман хуҗалыгының базислы урман питомнигын карап чыкты һәм янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау эшләренең барышы белән танышты. Аңлатмаларны «Идел буе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Исмәгыйлов һәм урман хуҗалыгы директоры Фәрил Галиәхмәтов бирде.

Рөстәм Исмәгыйлов сөйләгәнчә, бүгенге көндә питомникта 30 мең данә стандарт утырту материалы казып алынган, киләсе атнада урман культуралары сезонын ачу планлаштырыла. «Шулай ук без урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча да чаралар комплексын үтәргә керештек. Бүгенге көндә 5 км озынлыгында янгынга каршы яңа минераллаштырылган полосалар булдырылды һәм моңа кадәр булганнары 30 км озынлыгында карап чыгылды», – дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә карамастан, «Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында» 2020 елның 2 апрелендәге 239 номерлы РФ Президенты указының 4 пункты нигезендә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең бер өлеше федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру, 2020 елгы урман культуралары сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшләрне дәвам иттерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International