Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урман тармагы ветераннары» рубрикасы дәвам итә. Бүгенге көндә аның героинясы – Азнакай урман хуҗалыгында 38 ел эшләгән Кәшапова Сәүдә Габидулла кызы.
Сәүдә Кәшапова 1936 елның 2 нче февралендә Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районы, Иске Солтангол авылында туа. 1953 елда Әсәкәй урта мәктәбен, 1958 елда Куйбышев авыл хуҗалыгы институтын (хәзерге Самара дәүләт аграр университетын) тәмамлый.
Сәүдә Кәшапова хезмәт юлын 1958 елда Азнакай урман хуҗалыгы инженеры вазыйфасында башлап җибәрә. Сайлаган юлына тугры калып, ул әлеге постта 38 ел буе эшли. Сәүдә Габидулла кызы урман хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертә, аның ярдәмендә урман хуҗалыгы алып баруның, шул исәптән урман культуралары булдыруның, урманнарны янгыннардан саклауның инновацияле алымнары кертелгән. Шуның белән бергә, ул иҗтимагый тормышта да катнаша, урман хуҗалыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе һәм ТАССРның Азнакай халык суды халык утырышында халык вәкиле булып катнаша.
Фидакарь хезмәте һәм үз эшенә тугрылыклы булганы өчен Сәүдә Кәшапова «СССР дәүләт урман сагында хезмәт итүгә ХХ ел», «СССР дәүләт урман сагында хезмәт итүгә ХХХ ел» билгеләре, «Хезмәт ветераны» медале, «ТАССРның Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә лаек була.