Тәтеш урманчылыгы территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү эшләре тулы куәтенә алып барыла

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Тәтеш урманчылыгы территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү эшләре тулы куәтенә алып барыла. «Бүгенге көндә янгынга каршы 5 км озынлыгында яңа минераллаштырылган полосалар булдырылды һәм гомуми озынлыгы 30 км булган минераллаштырылган полосалар каралды. Шулай ук урманнарда яшәүче гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү һәм янгын куркынычсызлыгы тематикасына мәгълүмат стендларын, аншлагларны һәм щитларны үзгәртеп кору эшләре алып барыла», – дип сөйләде Тәтеш урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов.

ТР «Тәтеш урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманчылыкның урман фонды җирләренә патрульлек үткәрелә, шулай ук халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактика эше алып барыла. «Кагыйдә буларак, урманнарда янгын барлыкка килү куркынычы апрель-май айларында аеруча югары дәрәҗәдә була. Без, узган еллардагы кебек үк, урманнарда янгын куркынычы янаган чорны гадәттән тыш хәлләрдән башка гына уздырып җибәрү өчен, хәлдән килгәннең барысын да эшләячәкбез», – дип өстәде Рәис Хәлитов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә карамастан, «Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында» 2020 елның 2 апрелендәге 239 номерлы РФ Президенты указының 4 пункты нигезендә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең бер өлеше федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру, 2020 елгы урман культуралары сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшләрне дәвам иттерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International