Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Лаеш муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул «Лаеш урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең 2020 елда янгын чыгу хәтәре янаган чорга һәм урман культуралары сезонына әзерлеген бәяләде. Министр урынбасарын «Лаеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков һәм урман хуҗалыгы директоры Руслан Газизуллин озата йөрде.
Асылда Рәис Гомәров II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясе белән танышты һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үтәлешен карады. Валерий Изибеков хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 50 км озынлыгында янгынга каршы яңа минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 40 км гамәлдәге минераллаштырылган полосалар каралган.
Моннан тыш, министр урынбасары урман хуҗалыгының базислы урман питомнигында да булды. Аңа биредә стандарт утырту материалы казыла башлавы турында сөйләделәр, бүгенге көндә 60 мең карагай һәм 30 мең гади чыршы үсентесе казып алынган. Урман культуралары сезоны кысаларында Лаеш урманчылыгы территориясендә 26 га мәйданда – урманнарны торгызу, 250 га – урман культураларын агротехник карау, 110 гектарда урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылачак.