Урман корылышы вакытында урманнарның характеристикаларын билгеләү сыйфатын күтәрү максатында, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы урманнарны дистанцион зондлау материалларыннан файдаланып таксация уздыру очраклары исемлеген киңәйтә.
Шулай ук, урман хуҗалыгы чараларын билгеләмичә генә, космик фотоларның стереоларын шифрлау юлы белән, урманнарны исәпкә алу мөмкинлеге дә кертелгән.
Аэрофото һәм космик төшерү материалларын куллану иң беренче чиратта аз үзләштерелгән урманнарда таксациянең җитештерүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта мондый эшләрнең авырлыгы һәм бәясе шактый кимиячәк, ә үткәрү мәйданы – артачак.
Тиешле боерык РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан агымдагы елның 8 нче апрелендә теркәлгән.
Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте