Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы артуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 1 нче апрелендәге 242 номерлы карары белән Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 10 нчы апреленнән 17 нче маена кадәр янгынга каршы махсус режим билгеләнә.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда корыган үләнне һәм чүп-чарны яндыру, ачык учакта (мангалда, учакларда) азык әзерләү һәм торак пунктлары территорияләрендә, урман янгыннары хәтәре янаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре, балалалар өчен ял һәм аларны савыктыру оешмалары, икътисад объектлары, урман кишәрлекләре белән янәшә торучы савыктыру оешмалары, шулай ук урман паркы зоналарында, торфлы участокларда һәм урман биләмәләре белән чиктәш булган ачык территорияләрдә 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр бу таләпне бозу янгынга каршы махсус режим яки гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында гамәлгә ашырылган булса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.