Татарстан Республикасында язгы урман культуралары сезоны башланып китте. Аксубай, Арча, Зәй, Кайбыч, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат, Саба, Тәтеш урман хуҗалыклары һәм «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ хезмәткәрләре урман культуралары утыртуга беренчеләрдән булып кереште.
«Арча урманчылыгының Балтач участогы территориясендә нарат үсентеләре утыртабыз. Бүгенге көндә 5 га мәйданда эшләр башкарылды, 12 кеше җәлеп ителде», – дип сөйләде «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ директоры урынбасары Ильяр Васильев.
«Без Лаеш урманчылыгының Питрәч участогындагы 177 нче квартал территориясендә агач утырту эшләре алып барабыз. План буенча әлеге участокта – 8 га. Гади чыршы үсентеләрен утыртабыз», – дип билгеләп үтте Лаеш урман хуҗалыгы директоры Руслан Газизуллин.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак. Урман культураларын утырту – 2,2 мең га, табигый урман торгызу чаралары – 2,5 мең га, катнаш урман торгызу – 9 гектарда һәм урман үрчетү чаралары 103 га мәйданда гамәлгә ашырылачак.
Моннан тыш, урман культуралары сезоны кысаларында 1,9 мең гектар мәйданда яклагыч урман үсентеләре утыртылачак, 16 мең гектар мәйданда урман культуралары агротехник каралачак, 4,5 мең га мәйданда аларны эстәп утырту эшләре башкарылачак.
Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән. Узган ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр 67,5% һәм 0 сум тәшкил итә.