Татарстан Республикасы «Бөгелмә урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесендә яфраклы агач токымнарының сабакларын әзерләү эше төгәлләнгән. «Барлыгы 15 мең данә күләмендә Гибрид-38 дигән тирәк сабагы әзерләнде. Сабаклар питомникның мәктәп бүлегендә утыртылачак, ә соңыннан якклагыч урман утыртмаларын утырту өчен файдаланылачак, – дип сөйләде ТР «Бөгелмә урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең урманнарны торгызу инженеры Нурфия Ибраһимова. – Узган шимбәдә стандарт утырту материалын казып алуга керештеләр. Бүгенге көнгә 30 мең данә гади нарат утыртылды, эшләргә 20дән артык кеше җәлеп ителде».
Язгы урман культуралары сезоны кысаларында Бөгелмә урманчылыгы территориясендә 95 гектар мәйданда – урманнарны торгызу эшләре, 220 гектарда – урман культураларын эстәп утырту, 681 гектарда – урман культураларын агротехник яктан карау, 11 гектарда яр-сыза урман үсентеләрен утырту эшләре башкарылачак.